Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Илфак Шиһапов Балтачта нишләп йөргән

Бу юлы Балтач районындагы тагын берничә авылны әйләнергә булдык. Кара син аны, әле мин булмаган авыллар да бар икән бит бу районда! Курамьял авылына Чепья аша барасы. Татар авылы бу. Аңа терәлеп үк Улисьял атлы авыл урнашкан - монысында марилар яши. Ял - марича авыл дигән сүз. Янәшәдә үк Дорга,...

Бу юлы Балтач районындагы тагын берничә авылны әйләнергә булдык. Кара син аны, әле мин булмаган авыллар да бар икән бит бу районда!



Курамьял авылына Чепья аша барасы. Татар авылы бу. Аңа терәлеп үк Улисьял атлы авыл урнашкан - монысында марилар яши. Ял - марича авыл дигән сүз. Янәшәдә үк Дорга, удмуртлар һәм керәшен татарлары авылы. Иң кызыгы - бу тирәдә бөтенесе татарча белә, чиста сөйләшә.

Курамьялга килеп кердек. Әллә нишләп киттем: йорт аралаш диярлек буш йортлар, ава башлаган коймалар... Искиткеч матур урында урнашкан. Авыл өстенә аварлык булып урман терәлеп тора, чишмәләр бар, бик үк яхшы булмаса да, юл да бар. Көз пычрагын ерып урам әйләндек, тик кеше очратмадык... Ниһаять, бер капка төбендә бер апа күренде, тик без килеп җиткәнче, кереп китеп тә өлгерде. Дәшә торгач, чыкты тагын үзе. Зарапова Җиһания апа икән. Сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты, шуңа бөтен алган мәгълүматыбыз аңардан.

- Җиһания апа, ничек тормышлар авылда?
- Яшьләр китә, картлар инде, нигездә, авылда. Кибет юк...

Җиһания апа Зарапова

- Ә ипи, башка кирәк-яракны каян аласыз?
- Якынча ике атнага бер килә инде кибет. Шунда ипине дә күпләп алырга тырышабыз, башкасын да. Башта атнага бер киләчәк дигәннәр иде дә, алай булмады шул. Яшьрәкләр, машинасы булганнар күрше авылларга бара инде. Үзебездәге кибет биш-алты ел элек ябылды. Җәен әле Улисьялга төшеп була, өч-дүрт чакрым ара гына, анда ике кибет. Ә менә бу пычракта ни эшлисең? Әле бит авылда юньләп йөри алмаган карчыклар да бар....

- Ә эш мәсьәләсе белән ничек, Җиһания апа?
- Әнә һаман да шул Улисьялда ферма бар, яшьрәкләр шунда эшли инде. Безнекеләр шунда йөри, механизаторлар Доргага йөри күбрәк. Анда да эш бар.

- Авылда балалар бармы соң?
- Шул җиде-сигезгә җыеладыр.

- Ә укучы балалар кая йөреп укый?
- Чепьяга йөриләр. Автобус авыл башына килеп ала, шунысы яхшы.

- Газ бар бугай авылда?
- Газ бар, суы да бар, колонка суын бик эчәсе килми. Йөргән кеше Чепья ягыннан чишмә суы алып кайта. Теге зур шешәләр белән. Үзебезнең чишмә бар да, карамагач, суы начарланган, әз килә.

- Буш йортлар күп, дачага дип булса да аларны алган кеше бармы?
- Юк, кемнеңдер килеп йорт сатып алганы ишетелгәне юк.

... Моңсу гына итеп урманга аркасын терәп утырган Курамьялдан без дә моңсуланып чыгып киттек. Балтач ягы бит бу! Татар авылы...
Илфак Шиһапов
"Шәһри Казан" сайтыннан алынды


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined