Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Игенче бәйрәме

Ивановка авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгы быел да кунакларны кочак җәеп каршы алды. Төрле милләт, дин, төрле һөнәр кешеләре төп мәйдан тирәле урын алды. Рәсми кунаклардан - ТР Президент Аппараты вәкиле Игорь Марченко, республиканың хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, ТР Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Новиков, "Ритэк" җәмгыяте җитәкчесе...

Ивановка авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгы быел да кунакларны кочак җәеп каршы алды. Төрле милләт, дин, төрле һөнәр кешеләре төп мәйдан тирәле урын алды. Рәсми кунаклардан - ТР Президент Аппараты вәкиле Игорь Марченко, республиканың хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, ТР Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Новиков, "Ритэк" җәмгыяте җитәкчесе Николай Николаев, Саратов өлкәсенең Дергачев районы делегациясе һәм Нижневартовск шәһәре кунаклары да бар иде.


Сабантуй зур театральләштерелгән тамаша белән башланды. мәдәният идарәсе артистлары язгы чәчү эшләренең тәмамланганын чагылдырып, җыр-биюле әсәр сәхнәләштерде. Алар чыгышыннан соң тамашаны җырчы-биючеләр, спортчылар дәвам итте.
Сүз шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновка бирелде:
- Хәерле көн якташлар, килгән кунаклар! Һәрбарчагызны татар халкының милли бәйрәме, йөзек кашы - Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлыйм. Сабантуй авыл фидакарьләре, җир кешеләре бәйрәме ул. Аның тамырлары ерак гасырлардан, ата-бабаларыбыздан килә. Ел саен авыл хезмәтчәннәренең намуслы хезмәтләрен зурлыйбыз. Быел да иң-иңнәре сәхнә алдына чыгачак, - диде ул.
Түргә армый-талмый тир түгүче авыл хезмәтчәннәре чакырылды, аларга бүләкләр тапшырылды. Аеруча тырышлары аерым билгеләп үтелде. Мәсәлән, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып, III урын алуы, диплом һәм акчалата премия белән "Ленин" җәмгыяте җитәкчесе Наил Галимов, II урын алып диплом һәм премия белән "Лениногорская" агрофирмасы" җитәкчесе Солтан Шәйхуллин һәм I урын өчен диплом белән акчалата премия, шулай ук муниципаль район башлыгының мактау грамотасы белән "Маркс" җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Ганиев бүләкләнде.
Малларны кышлату чорын уңышлы үткәрүче хуҗалык җитәкчеләре арасында: III урында "Хәбибуллин" күмәк-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин, II урында - "Чулпан" җәмгыяте җитәкчесе Исмәгыйль Садриев һәм III урында - "Сатурн-Урал" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Могыйнов бүләк ияләре булды.
Авыл хуҗалыгы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән хуҗалык җитәкчеләре дә диплом һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Болар - I урын өчен "Лениногорская" агрофирмасы" җитәкчесе Солтан Шәйхуллин, II урын өчен "Ялтау" агрофирмасы" җитәкчесе Наил Залаков һәм III урын алган "Лениногорск кошчылык фабрикасы" җәмгыяте җитәкчесе Нәкыйп Хәйретдинов.
Район хуҗалыкларының алдынгы механизаторлары, терлекчеләре, ай саен 350 тоннадан артык дуңгыз ите җитештерүче "Ялтау" агрофирмасы җәмгыяте дуңгыз караучылары, ай саен 3 миллионнан артык йомырка алуга ирешкән "Лениногорск кошчылык фабрикасы" җәмгыяте кошчылары шулай ук диплом һәм акчалата премия алдылар. Шәһәр һәм район агропромышленность комплексы хезмәтчәннәренең хезмәт мәнфәгатьләрен актив рәвештә яклаганы өчен һәм юбилее уңаеннан, агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов муниципаль район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Районның иң яхшы сыер савучылары, "Торос-Молоко" акционерлык җәмгыятенең иң яхшы эшчеләре, яхшы күрсәткечләре өчен бер төркем башка һөнәр ияләре сәхнә алдына чыгып, шәһәр мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләренә лаек булды.
"ЛозНА" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сергей Черников "Спартак" агрофирмасы директоры Фирдүс Өметбаевка районның терлекчелек тармагын үстерү, киңәйтү өчен "Сенаж в упаковке" комплексы бүләк итте.
Моннан тыш, районда авыл җирлекләре арасында үткән "Авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү" конкурсы җиңүчеләрен дә бу көнне бүләкләделәр. I урынга - Тимәш авыл җирлеге, II урынга - Түбән Чыршылы авыл җирлеге, III урынга - Сарабиккол авыл җирлеге лаек булды. Ә "Нарат" җәмгыяте җитәкчесе Саимә Ямалтдинова ТР Сәүдә һәм промышленность министрлыгы белән берлектә муниципаль районның башкарма комитеты тарафыннан үткәрелгән милли ашлар конкурсы җиңүчесе буларак билгеләп үтелде.
Хәйрия эшчәнлеге, шәһәрне, социаль объектларны төзекләндерүдә үзләреннән зур өлеш керткән җәмгыять җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Котлаулар тәмамлангач сәхнә артистлар һәм көрәш батырлары хозурына бирелде. Бер ягында Фәрит Фәйзразманов белән Рафинә Ганиуллина концерты барса, үзәк мәйданның икенче өлешенә татарча көрәш келәмендә бил алышты.
Мәртәбәле жюри әгъзалары һәр көрәшчене игътибарга алып, гадел бәя бирде. Нәтиҗәдә, 16 яшькә кадәрге үсмерләр арасында I урынны лениногорскилы Николай Маркин яулады. II урында - Керкәле егете Илһам Вәлиев, III урында - Зеленая Рощадан Рөстәм Фәсхетдинов. 18 яшькә кадәрге егетләр арасында I урында - Раушан Яфасов (Лениногорск), II урында - Айнур Минаҗев (Яңа Шөгер), III урында - Фәнзил Галиуллин (Зәй-Каратай).
80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Илдар Гайнетдинов (Яр Чаллы) беренче, Зөлфәт Вәлиуллин (Зәй-Каратай) икенче һәм Рөстәм Фәйрушин (Куакбаш) өченче урынга чыкты.
80 килограмм һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында I урында - Айвар Билалов (Әлмәт), II урында - Рөстәм Йосыпов (Куакбаш) һәм III урында - Марат Гарифуллин (Әлмәт).
Сабантуйның абсолют батыры исеменә дәгъвалаучылар арасында да көрәш кискен барды. Нәтиҗәдә, җирле көрәшчеләр арасында Рөстәм Йосыпов (Куакбаш), читтән килгән көрәш батырлары арасында Айвар Билалов (Әлмәт) баш батыр булды.
Ат чабышларының нәтиҗәләрен дә җанатарлар зур түземсезлек белән көтте.араларында "Әйдә, әйдә, сынатма!", дип көч бирүчеләр дә күренгәләде. Нәтиҗәдә, юртаклар арасында I урынга - "Бравый" кушаматлы ат (җайдагы Данис Өметбаев), II урынга - "Фортуна" (җайдагы Николай Васильев), III урынга - "Листопад" кушаматлы ат (җайдагы Әнәс Җигангиров) чыкты.
Чиста токымлы атлар чабышында I урынны "Струнка" (Николай Васильев), II урынны "Семранинга" (Иршат Өметбаев) һәм III урынны - "Пейкангели" кушаматлы ат (Ранил Әхмәтҗанов) яулады.
Җирле чабышкы атлар арасында I урын - "Күбәләк" кушаматлы атта (Фәнил Вафин), II урын - "Улыбка" (Айдар Вәлиев) һәм III урын - "Сильвия" кушаматлы атта (Марсель Дәүләтшин).
Сабантуйның әлеге иң кызык ярышларыннан тыш, башка төр милли уеннар да үткәрелде. Халык аларның һәрберсендә дә актив катнашты. бәйрәм сәүдәсе кайнар шашлык, тәмле чәй һәм башка тәм-томнар тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй

2
X