Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида халык сайлау участокларына агыла

Бүген - бердәм сайлау көне, республикабыз президентын һәм муниципаль власть органнарына депутатлар сайлыйбыз. Лениогорск шәһәре һәм районында сайлау участоклары бердәм рәвештә сәгать җидедә эшли башлады. Безнең хәбәрчебез Садриев урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан 1805 номерлы сайлау участогында булып, андагы эш барышы белән танышты, үзе дә сайлап кайтты. Комиссия членнары...

Бүген - бердәм сайлау көне, республикабыз президентын һәм муниципаль власть органнарына депутатлар сайлыйбыз.
Лениогорск шәһәре һәм районында сайлау участоклары бердәм рәвештә сәгать җидедә эшли башлады. Безнең хәбәрчебез Садриев урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан 1805 номерлы сайлау участогында булып, андагы эш барышы белән танышты, үзе дә сайлап кайтты.
Комиссия членнары участокка иртәнге алтыда ук килгән, ә беренче сайлаучылар җиденче яртыда килеп басып җиде тулганын көтеп торганнар. Беренчеләрдән булып сайлаган Ренат Мөхәммәтханов:
- Иллегә якынлашам, тик сайлауга бер тапкыр да килми калганым юк. Чөнки бүгенге тавыш киләчәгебезне хәл итәчәк, -ди.
Иртән килүчеләр олы һәм урта яшьтәге кешеләр. Яшьләр әлегә күренми, аларны төшкә табарак килер, ди комиссия членнары, ә бүген үз гомерләрендә беренче тапкыр сайлаячак егет-кызларны бүләк көтә.
Олы яшьтәгеләрдән, мәсәлән, 88 яшьлек Анастасия Трошихина кызы һәм оныгы белән килгән. Оныгы әлегә сайлау яшендә түгел, олыларның тавыш бирүен күзәтеп тора. 18 яшь тулу белән, өчәүләшеп сайлаячакбыз, -дип шаярталар.
77 яшьлек Раиса Айдукова белән 89 яшьлек Добна Тимошкина сайлау участогына килеп барганда очрадылар. Бик позитив апалар, без сайлауга шатлана-шатлана киләбез, -диләр.
Тавыш бирергә килүче халык артканнан-арта бара, сайлаганнан соң тәм-том сатылучы буфет янына туктарга да онытмыйлар. Бәйрәм көн бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined