Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Балык пирогы пешерәбез

Кирәк: 1 стакан кефир 1 күкәй 1 стакан он ярты чәй кашыгы сода бер банка балык консервасы ( майлы сайра яхшы була) 2 пешкән күкәй зелень сыр Әзерләү: 1. Күкәйне пешереп суытабыз. Консерваны ачып, чәнечке белән изәбез, күкәйне һәм зеленьны вак кына турап барысын бергә бутыйбыз - эчлек әзер. 2.Бер...

Кирәк:
1 стакан кефир
1 күкәй
1 стакан он
ярты чәй кашыгы сода
бер банка балык консервасы ( майлы сайра яхшы була)
2 пешкән күкәй
зелень
сыр
Әзерләү:
1. Күкәйне пешереп суытабыз. Консерваны ачып, чәнечке белән изәбез, күкәйне һәм зеленьны вак кына турап барысын бергә бутыйбыз - эчлек әзер.
2.Бер стакан кефир, он, бер күкәй сытып бер төрле масса барлыкка килгәнче бутыйбыз.
3.Әлеге массаны майлаган табага салабыз. Аннан таба кырыена җитәргә 1 см ара калдырып эчлекне салып, духовкага пешәргә куябыз.
4. Тоз салырга кирәкми, чөнки ул консервада бар.
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined