Лениногорск ЗАГС бүлегендә һөнәри бәйрәмдә янгын сүндерүчеләр никахларын рәсмиләштерде
Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме Россия Федерациясе Президентының 1999 елның 30 апрелендәге Указы белән билгеләнгән.
«Россиядә беренче янгынга каршы хезмәт 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович указы белән оештырыла. Россиянең хәзерге заман янгын күзәтчелегендә 220 меңгә якын кеше исәпләнә - бу федераль янгынга каршы хезмәт, РФ субъектларының янгынга каршы хезмәте, муниципаль, ведомство һәм шәхси янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, ирекле хезмәткәрләр», – дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
Бүген 2025 елның 30 апрелендә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Әлмәт шәһәренең 15 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Брагин Владислав Петрович һәм шул ук янгын часте инспекторы Талипова Әлфия Атласовна никахларын рәсмиләштерделәр.
Һөнәри бәйрәмдә икеләтә шатлык булды.Яңа гаиләгә бәхетләр телибез.
фото: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев