Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида беренчеләрдән булып район башлыгы сайлады

Шәһәр һәм райондагы 57 сайлау участогы эше дәвам итә, тугыздан соң сайлаучыларның активлыгы тагын да артты. Бюллетень алганда, чират тормыйлар үзе, участоклардан кеше дә өзелми. Шулай итеп, лениногорскилылар кичке 8гә кадәр сайлый алачак. Беренчеләрдән булып, район башлыгы Рәгать Хөсәнов та үз тавышын бирде. Ул иртәнге сәгатьләрдә үзе яшәгән Геофизика поселогындагы...

Шәһәр һәм райондагы 57 сайлау участогы эше дәвам итә, тугыздан соң сайлаучыларның активлыгы тагын да артты.


Бюллетень алганда, чират тормыйлар үзе, участоклардан кеше дә өзелми. Шулай итеп, лениногорскилылар кичке 8гә кадәр сайлый алачак. Беренчеләрдән булып, район башлыгы Рәгать Хөсәнов та үз тавышын бирде. Ул иртәнге сәгатьләрдә үзе яшәгән Геофизика поселогындагы 13 нче мәктәптәге сайлау участогына килде:

- Һәркем кебек үк, мин дә үземнең гражданлык бурычымны үтәп, Татарстаныбызның, шәһәр һәм районыбызның якты киләчәге өчен тавышымны бирдем. Лениногорскиның бар халкы бүген үзе лаек дип санаган кандидатка тавышын бирер, чөнки бездә аңлы, үз эшен белгән, тырыш халык яши, -диде Рәгать Галиәгъзамович.
Сәгать 10 га ясаган мәгълүматларга караганда, район буенча халыкның 23 проценттан артыграгы, шәһәрдә 18 процент тирәсе тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined