Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пермьдә – кунакта

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бер төркем делегация вәкилләре белән Пермь краеның Барда авылында Сабантуй бәйрәмендә булып кайтты. Әлеге бәйрәмгә лениногорскилылардан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәре вәкилләре дә, Башкортстан делегациясе дә килде. Шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзамович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатьнамәсен укыды һәм Пермь крае губернаторына татар халкының милли киеме -...

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бер төркем делегация вәкилләре белән Пермь краеның Барда авылында Сабантуй бәйрәмендә булып кайтты.
Әлеге бәйрәмгә лениногорскилылардан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәре вәкилләре дә, Башкортстан делегациясе дә килде. Шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзамович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатьнамәсен укыды һәм Пермь крае губернаторына татар халкының милли киеме - түбәтәй белән чапан бүләк итте. Лениногорскилылар пермьлеләрне татар халык ашлары белән сыйлады. Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, ат чабышлары, татарча көрәш һәм башка ярышлар узды. Татарча көрәштә үз үлчәү авырлыгында Әлмәт батыры Айвар Билалов I урынны яулап кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй

2
X