ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда онкология диспансерының яңа поликлиникасы ачылачак

Республика җитәкчелеге Казанда онкодиспансер каршында яңа амбулатор-поликлиника бүлекчәсе булдыру турында карар кабул итте.

Татарстан Республика клиник онкология диспансерының яңа поликлиникасы 2027 елда ачылачак. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» телеканалындагы «Точка опоры» ток-шоу эфирында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.

«Онкология авыруларын иртәрәк ачыклау безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Чиратны киметү мәсьәләсе булды, чөнки онкодиспансер поликлиникасында чиратлар зур. Республика җитәкчелеге Казанда онкодиспансер каршында яңа амбулатор-поликлиника бүлекчәсе булдыру турында карар кабул итте», - дип сөйләде Фатихов.

Аның сүзләренчә, әлеге үзәкне ачу 2027 елга планлаштырылган.

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев