Матур гореф-гадәтләр
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә фольклор чара үтте. “Халкымның күңел бизәкләре” дигән фольклор чараның кунаклары – Мичурин авылының вокал-хореография фольклор ансамбле – “Ләйсән” иде.
Алар фольклор чарага халкыбызның бик матур йоласын “Кыз бирнәсе” күренеше әзерләп килгән. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.
Мичурин авылының артистлары үзәк китапханәгә килгән тамашачыларны татар халык мәдәниятенең кабатланмас дөньясына алып кереп киттеләр. Кыз бирнәсе әзерләү йоласының бар матурлыгын күрсәтә алдылар. Йоланы күрсәткәндә татар халык җырлары һәм лирик көйләр яңгырады, киләчәк гаилә тормышы өчен бар кирәк-яракны сандыкка җыйдылар һәм тутырдылар.
Шул ук вакытта залда утырган 11нче гимназия укучыларын күңелле халык уеннарында катнаштырдылар. Кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп уйнады.
Фольклор чарада 11нче гимназиянең “Тулпар” фольклор төркеме шулай ук йола әзерләп килгән – “Урам бәйрәме” күренешен тәкъдим иттеләр. Кызлар һәм малайлар халкыбызның бай мәдәни мирасын тәкъдим итте. Әлеге фольклор төркемнең җитәкчеләре – Фәридә Әхмәтшина һәм Зөмәрә Шәрәпова.
Очрашу бер мизгелдә узды, барлык катнашучыларда һәм тамашачыларда традицияләр белән горурлану хисе уятты һәм яхшы кәеф калдырды.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә директоры Ләйсән Галимова катнашучыларга рәхмәтен белдерде, мондый чаралар китапханәдә һәрдаим узып торсын дип теләде.
Нет комментариев