ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: Татарстанда су пробаларының 2,9 проценты нормага туры килми

Эчә торган су сыйфатын лабораториядә тикшереп торалар.

2026 елның тугыз ае эчендә суүткәргеч челтәрдән алынган су пробаларының канәгатьләнерлек булмаган өлеше күпьеллык уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклана һәм микробиологик күрсәткечләр буенча 2,9% ны, ә санитар-химик күрсәткечләр буенча 5,5% ны тәшкил итте. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе коммуналь гигиена мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

Эчә торган су сыйфатын лабораториядә тикшереп тору белән, су белән тәэмин итү объектларына карата барлык контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде. Өч ел эчендә су белән тәэмин итү чыганакларының санитар саклау зоналарын оештыруны контрольдә тоту максатларында, 245 хуҗалык субъектыннан каралган 462 чыганакка карата 307 кисәтү игълан ителде, судка 128 дәгъва җибәрелде, шуларның 104 е инде канәгатьләндерелде.

Торак пунктлар чикләрендә су агызучы 22 тикшерелгән биологик чистарту корылмаларының 4 ендә микробиологик һәм паразитологик пычрануның аерым күрсәткечләре буенча калдык суларны чистарту тәэмин ителмәгән. Барлык хокук бозучыларга карата чаралар күрелде. 2026 елның җәйге сезонында коену өчен 25 пляждан 19ы ачылган. Республика предприятиеләренең 55% ы өчен санитар саклау зоналары билгеләнгән.

Реальное время


Нет комментариев