Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халисә Ширмән: Әниләрнең яратуы менә шундый ул

Бу кайтуда мин әнигә: "Әни, мин сине бик яратам бит!" - дидем. Башта әни ишетмәгәнгә сабышты. "Нәрсә дисең, кызым?" "Мин сине яратам!" "Һы... Бәтәч. Мин дә сине яратам инде". "Беләм". "Соң, белгәч?!" "Болай гына. Просто яратам, и всё". "Берәр нәрсә булмагандыр бит? Кияү белән ачуланыштыгызмы әллә?" "Юк! Ачуланышмадык. Мин сине...

Бу кайтуда мин әнигә: "Әни, мин сине бик яратам бит!" - дидем.


Башта әни ишетмәгәнгә сабышты. "Нәрсә дисең, кызым?" "Мин сине яратам!" "Һы... Бәтәч. Мин дә сине яратам инде". "Беләм". "Соң, белгәч?!" "Болай гына. Просто яратам, и всё".

"Берәр нәрсә булмагандыр бит? Кияү белән ачуланыштыгызмы әллә?" "Юк! Ачуланышмадык. Мин сине яратам, шул". "Соң, анысы мин дә яратам, ничек яратмыйсың ди инде. Чирләмисеңдер бит?!" "Чирләмим! Яратам!"

Ниһаять, әнинең йөзе яктырып китә. Көлеп җибәрә. "Һи-һи-һи... Оныттырма, кызым, яме, сиңа үрдәк әзерләп куйдым, Яңа елда пешереп ашарсыз... Әтиең мәтрүшкә алып кергән иде, алып китәрсез..."

Әниләрнең яратуы менә шундый ул.
Аларга синең "Яратам!" дип кабатлап торуың кирәкми.
300 чакрымнан кайтып, "Исәнме, әни! Исәнме, әти!" дип кочакласаң, атнага бер-ике мәртәбә булса да, хәлләрен белеп, телефоннан шалтыратсаң, шул инде ул ярату...
Купшы сүзләр кирәкми дә.
Купшы сүзләрнең әти-әни янында кадере юк.
Купшы сүзләр түрәләр илендә яшәсен!

Халисә Ширмән

Фото:https://vk.com/halise_shirmen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев