Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

Кадерле хатын-кызлар, гүзәл затлар! Чын күңелдән сезне Халыкара 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә. Төрле...

Кадерле хатын-кызлар, гүзәл затлар!
Чын күңелдән сезне Халыкара 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган.
Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә.
Төрле һөнәр эшчәнлеге өлкәсендә сез алыштыргысыз хезмәткәр, җитештерү, икътисад һәм башка тармакларда осталыгыгызны күрсәтәсез. Без сезнең уңышларга шатланабыз, чын күңелдән горурланабыз.
Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннарга - барлык өлкән буын әби-апаларга хөрмәтемне белдерәм, сезнең алда баш иябез. Район, республика, Ватан үсеше өчен зур өлеш керттегез.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормышыгыз алга таба да шатлык-куанычлардан торсын, якыннарыгыз тарафыннан игътибар-хөрмәт тоеп яшәгез. Тыныч тормыш, исәнлек-саулык телим. Йөзегездә елмаю сүнмәсен.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев