Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Исмаил хәзрәт Сингатуллиннның ир-атларга мөрәҗәгате
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Шушы көннәрдә хатын-кызлар өчен зур бәйрәм үткәрелә. Әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр тәбрикләү сүзләре ишетә, бүләкләр кабул итә. Аларның куанычлы йөзләренә карап, күңелләр җылына. Күбесе мондый көннәрнең ешрак булуын тели. Ир-атлар еш кына үз хатын-кызларына тиешле хөрмәт һәм игътибарны күрсәтә белми. Пәйгамбәребез "Җәннәт әниләрегезнең аягы астында" дигән. Димәк,...
Күбесе мондый көннәрнең ешрак булуын тели. Ир-атлар еш кына үз хатын-кызларына тиешле хөрмәт һәм игътибарны күрсәтә белми. Пәйгамбәребез "Җәннәт әниләрегезнең аягы астында" дигән. Димәк, әниләрне 8 мартта гына түгел, көн дә шатландырып торырга кирәк!
Икенче бер хәдистә китерелгәнчә: "Өч кыз баланы яхшы вә дини тәрбияләп аякка бастырган әти-әнигә алар кыямәт көнендә, һичшиксез, ут газабыннан пәрдә булырлар". Ягъни кыз баланы университетта укыту һәм эшкә урнаштыру гына түгел, аның күркәм холыклы, инсафлы, итәгатьле булуын кайгырту тиештер.
Моның өчен әти кеше бик нык тырышырга, кызлары янәшәсендә ешрак булырга, аларның кем белән аралашуларын, кайда йөрүләрен гел күзалларга һәм әниләренә йомшак һәм хөрмәтле булып, үзе дә кызларына хәерле үрнәк күрсәтергә тиеш! Кызганыч, әлеге хөрмәт 8 мартта гына күренә.....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев