Әгәр дә ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне, гаиләнең ныклыгын тикшереп карарга булсагыз, аның берничә яхшы ысулы бар. Иң тикшерелгән һәм эффектлы ысул - ул бергәләп обой ябыштыру.
Шундый үтә дә четерекле һәм озак эшли торган хезмәт вакытында аерылышу дәрәҗәсенә җитмәгәнсез, димәк, сез бик бәхетле һәм тату гаилә. Дөрес, көн дәвамында,...
Әгәр дә ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне, гаиләнең ныклыгын тикшереп карарга булсагыз, аның берничә яхшы ысулы бар. Иң тикшерелгән һәм эффектлы ысул - ул бергәләп обой ябыштыру.
Шундый үтә дә четерекле һәм озак эшли торган хезмәт вакытында аерылышу дәрәҗәсенә җитмәгәнсез, димәк, сез бик бәхетле һәм тату гаилә. Дөрес, көн дәвамында, иманым камил, сез моның киресен уйлагансыздыр. Ул мизгелдә башыгызда ниндирәк уйлар бетерелгәнен дә чамалыйм. "Бу адәм кайдан гына юлыма килеп чыкты икән?", "Бу тискәре белән алга таба ничек яшәп бетәргә?", "Бар, Сарманыңа кайтып кит", "Юк, син Бозлыңа сыпырт"... Әле бу киң таралганнары гына. Аннан тыш, обой ябыштыру эше үзеңне, хатын-кыз буларак сынау өчен дә менә дигән мөмкинлек. Нәфис затның эше тавык чүпләп бетермәслек икәне беркем өчен сер һәм яңалык түгел анысы. Алай да меңгә ярылырга: ашаргасын әзерләргә, җыештырырга-юарга, балаларын карарга һәм иң мөһиме иреңә ярарга. Менә бусы иң кыены, әлбәттә. Обой ябыштыру барышында чиләкле клейны гомер юлдашыгызның башына кидермәгәнсез икән, яки өйдән бөтенләй куып чыгармагансыз, ышаныгыз, сез бик тә сабыр, аек акыллы кеше һәм бик батыр хатын. Уртак фикергә килә алмыйча, ирегез берничә тапкыр урамга чыгып, өч катлы сүгенеп кергәннән соң, өйдән бөтенләй чыгып качмаган, димәк, сезнең гаиләгезнең якты киләчәккә өмете зур.
Гаиләнең дуслыгын сынауның беренчесе - обой ябыштыруда булса, аның икенчесе - хәләл җефетегез белән бергә машинада йөрергә өйрәнү. Ышаныгыз, обой ябыштыру аның яында чүп кенә булган икән дигән иң беренче шушы уй башыгызга киләчәк. Менә бусы инде күпкә җаваплырак та, катлаулырак та. Бу очракта инде стена -түбәләрнең тигез түгеллегендә, обойларны кыска-озын, яисә кәкре итеп кисүендә ирегезне һич кенә дә гаепли алмыячаксыз. Ни дисәгез дә, дөреслек күпчелек ирегез яклы булачак. Бу көнне туй көнегезне дә берничә тапкыр искә алачаксыз әле. Сөйгәнегезнең, өйләнгәндә, берничә ел элек, капка төбендә : "Гүзәлем, акыллым, күбәләгем, алтыным" кебек сүзләр күңелегезне тибрәткән булса, машина руле артына утыргач шуларның капма-каршыларын туйганчы ишетерсез. Вәт менә шул вакытта: "Нинди гөнаһларым өчен миңа бу газаплар? Нигә генә дип моңа кияүгә чыктым? Бу кеше минем ярыммы соң"нан бигрәк аның белән минуты-секунды белән аерылышу теләгеннән чәт тыелып калачаксыз. Бигрәк тә ЗАГС чатындагы тукталышта, машинадан сикереп төшеп, аерылышу турындагы гаризаны бирәсегез килгән чакларыгыз да булмый калмас. Шундый ашыгыч карар кылудан, ә аннан да яманы, аны эшләүдән саклана алсагыз, сез искиткеч, гаҗәеп кеше һәм уникаль хатын. Машина йөртергә өйрәнгәндә, ирегезнең сабырлыгы җитеп, сездән машина ачкычын яшереп куймый икән, димәк, тормыш иптәшегезнең нервылары алтынга тиң. Алга таба да аңа таянып, ышанып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бернәрсәдән дә курыкмыйча һәм куркытмыйча яши алачаксыз. Сез идеал һәм үрнәк гаилә.
Яшәсен, җирдә гүзәл затлар! 8 нче Март бәйрәме белән, батыр һәм булдыклы хатын-кызлар!
Зилә Мөдәррисова
Нет комментариев