Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен бик нык тырышырга кирәк, дип киңәш бирде студентларга данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Шушы көннәрдә алар шәһәребезнең политехник колледжы студентлары белән очрашты.
Алар үзләренең узыш "Камаз"лары белән колледж каршына килеп туктады. Безгә махсус очрашуга, дип килүләре. Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов -...
Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен бик нык тырышырга кирәк, дип киңәш бирде студентларга данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Шушы көннәрдә алар шәһәребезнең политехник колледжы студентлары белән очрашты.
Алар үзләренең узыш "Камаз"лары белән колледж каршына килеп туктады. Безгә махсус очрашуга, дип килүләре. Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов - халыкара спорт мастерлары, "Дакар", "Ефәк юл" һәм "Африка Эко Рейс" раллиеның күп тапкыр җиңүчеләре.
-Быел "Дакар" бик катлаулы булды. Бик кыен үтә торган җирләрне тапканнар, 23-30 катлы йорт биеклегендәге калкулыклар аша үтәргә туры килде. Бик биек тауларга мендек, альпинистлар биеклеккә озак вакыт менә, әкренләп ияләшә баралар. Ә безгә тиз узарга кирәк. Аргентинада ком, биеклекләр, урамда 50 градус кызу, ә кабинада ул алтмышка җитә. Быел узышчыларның 50 проценты финишка барып җитә алмады, ә барып җиткәннәре барысы да җиңүче дәрәҗәсендә иде, - ди.
Быел "Дакар" раллие оешуга 40 ел тула, ә КАМАЗ-мастер" командасына - 30 ел. Быелгысы команданың 15нче җиңүе. Шул уңайдан, команда ярыш машинасында республика районнары һәм шәһәрләренә барып, студентлар, спортчылар белән очраша.
-Безнең уңышлар команданың гына түгел, илнең җиңүе. Без сезнең ярдәмегезне дә тойдык, бу - уртак җиңү, - ди алар.
Әлеге ралли элек "Париж-Дакар" дип аталган, сәяхәт кебегрәк булган, хәзер ул - узыш. Ул ике атнага сузыла, мотоцикл, квадрацикл, джип һәм йөк машиналарында узышалар. Быелгысы 5-20 гыйнварда узган, Перу, Боливия, Аргентина аша 8 мең 700 чакрым юл үткәннәр, бездән 4 экипаж катнашкан.
Быелгы раллида беркемнең җиңүен дә гарантияләп булмый иде, диләр. Аргентина пилоты Федерико Виллагро финишка беренче килеп җитү өчен нык көрәшкән. Өч көн эчендә араларында 2 минут аерма, шуннан соң 1 секунд калган. Ике машина да: безнекеләрнең "КАМАЗ"ы һәм аргинтиналының "Ивеко"сы соңгы чиккә җитә, нәтиҗәдә "Ивеко" чыдамый, ә безнекеләр финишка барып җитә. Мондый нәтиҗә артында зур хезмәт тора, ди кунаклар. Кадр артында: механиклар, инженерлар - кыскасы бер төркем кеше тора, әзерлек ел буе бара, ди. Команданың базасы - Яр Чаллы шәһәрендә, "КАМАЗ" заводында. Узыш өчен йөк машинасы шунда гел кулдан диярлек җыела.
Нет комментариев