ЯҢАЛЫКЛАР
МАШИНАНЫ САТКАЧ, КАЙСЫ ОЧРАКТА ДЕКЛАРАЦИЯ ТУТЫРАСЫ?(Моны белү файдалы)
Узган ел машина алган идем, әмма бер ай гына йөрдем дә саттым. Белүемчә, автомобиль минем исемдә 3 ел булып, шуннан соң сатсам гына салым түләргә кирәкми, ә аннан азрак вакыт куллансаң, декларация тутырасы. Аны кайчанга кадәр тапшырасы? Моның өчен үзең теркәлгән райондагы салым инспекциясенә барыргамы? Казанда яшим, ә пропискам районда,...
Узган ел машина алган идем, әмма бер ай гына йөрдем дә саттым. Белүемчә, автомобиль минем исемдә 3 ел булып, шуннан соң сатсам гына салым түләргә кирәкми, ә аннан азрак вакыт куллансаң, декларация тутырасы. Аны кайчанга кадәр тапшырасы? Моның өчен үзең теркәлгән райондагы салым инспекциясенә барыргамы? Казанда яшим, ә пропискам районда, анда кайтып йөрү уңайлы түгел. Хәзер бит интернет заманы, декларацияне электрон рәвештә тутырып җибәреп буламы?
Радик, Казан.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 енче санлы районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН:
- Машинадан 3 елдан кимрәк вакыт кулланган очракта, декларация тутырырга, аны 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Әгәр ул автомобильне алган бәясеннән кыйммәткәрәк сатса - салым салына, юк икән - салынмый. Декларацияне үзең теркәлгән райондагы салым инспекциясенә тапшырырга ярый. Интернет яки почта аша да җибәреп була. Интернетта Федераль салым хезмәт сайтында (www.nalog.ru) физик затларга шәхси кабинет ачу мөмкинлеге бар. Моның өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә килеп, логин һәм пароль алырга кирәк. Шәхси кабинетка кереп, декларацияне шунда тутырырга була. Машинаны алу һәм сату турындагы ике килешүнең сканер-күчермәсен дә теркәргә кирәк.
Почта аша юлласагыз, сайтта "Декларация 2017" программасын компьютерга күчереп, аны тутырып принтердан чыгарырга һәм сату-алу килешүләренең күчермәсен теркәп, салым инспекциясенә җибәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев