Лениногорскида автомашиналарның пыялаларында тонировка  буенча рейд уза
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида автомашиналарның пыялаларында тонировка буенча рейд уза

Хокук бозучылар ачыкланды.

Лениногорскида Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Татарстан автоинспекциясе идарәсе хезмәткәре белән берлектә, транспорт чарасы пыялаларына тонировка пленкасы ябыштыр буенча хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик рейд үткәрделәр.

Тикшерү барышында 7 хокук бозу очрагы ачыкланды. Барлык очракларда да РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча карар чыгарылды. Штраф күләме 500 сум тәшкил итә. 

Тагын бер йөртүчене "Полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау" буенча җаваплылыкка тарттылар. Элегрәк аңа хокук бозуны бетерү турында рәсми таләп бирелгән булган, әмма ул аны үтәмәгән. Ир-атны полиция  бүлегендә Лениногорск шәһәр судында административ эшне караганчыга кадәр тотканнар.  Йөртүчегә 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр административ штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный.

Моннан тыш, чараны үткәрү барышында, моңа кадәр әлеге хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган шоферның  транспорт чарасын исерек килеш кабат идарә итү очрагы ачыкланды. Хәзерге вакытта йөртүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. 

Транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылды, әлеге транспорт чарасын милекчегә кире кайтару мәсьәләсе җинаять эшен карау барышында Лениногорск шәһәр суды судьясы тарафыннан каралачак.


Нет комментариев