Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

12 июльгә кадәр әлеге үләннәрне җыеп калырга кирәк

12 июль - Питрау бәйрәме

Нинди бәйрәм ул Питрау?

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу көнгә барлык чәчәкләр дә үсеп чәчәк атып бетәләр. Питрау көнне печәнгә, уракка төшәләр. Халык телендә шундый әйтем йөри. Питрау җитте- җәй бетте диләр, барлык кошлар да бу көннән соң сайраудан туктыйлар.Питрау атнасында кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыеп киптерәләр.

Питраудан соң үләннәр файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә кирәкле үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.

Нинди үләннәр җыярга? 

Күк җиләк (голубика). Файдасы: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә, эчәкләрне чистарта, ашказаны асты бизенә зур ярдәм итә.

Меңьяфрак (Тысячелистник). Файдасы: бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.

Сары мәтрүшкә. Файдасы: күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.

Җир җиләге, яфраклары. Файдасы: матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.

Ромашка чәчәге. Файдасы: спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

Тырнак гөл (календула). Файдасы: стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.

Балан җимеше, кайрысы. Файдасы: баланда С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Тимер кан ясалышы һәм яңарышы җввап бирә. Шулай ук, микробларга каршы тора, җәрәхәтләрне төзәтә, бәвел һәм үт кудыра, организмны ныгыту үзлегенә ия. Ангина, тонзиллит, бронхит, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә балан чәе файдалы.

Юкә чәчәге. Файдасы: иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.

Әрем. Файдасы: какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Сукыр кычыткан. Файдасы: кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра, кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.

Нарат ылысы, бөресе. Файдасы: бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара

Кара карлыган җимеше, яфрагы. Файдасы: инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын буларак кулланыла.

 

Чыганак:  https://tuganaylar.ru/

фото: ясалма фәһем ярдәмендә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев