Рөстәм Нәбиев – искиткеч ихтыяр көченә ия кеше, тормышы 2015 елда Омскида казарма җимерелгәннән соң икегә бүленә. Аның фәлсәфәсе авырлыкларны җиңеп баруга, язмышны кабул итүгә һәм тормышка чиксез мәхәббәткә нигезләнгән.
Чикләр бары тик башта гына. Мин моны дөньяда беренче булып үз кулларымда сигез меңлек Манаслуга һәм Эльбрус түбәсенә күтәрелеп исбатладым. Мөмкин булмаганны рөхсәт итүгә, хыял чынбарлыкка әверелә.
Энергияне ачуга сарыф итмәскә, ә аны иҗатка юнәлтергә кирәк.
Сиңа беркем дә бурычлы түгел.
Биредә һәм хәзер яшәргә. Тормышымда булган хәл мине һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәтте. Бәхетне соңга калдырмаска кирәк.
Куркуларга һәм шикләргә сарыф итү өчен гомер артык кыска.
Һәр яңа тау түбәсе – ул үзеңне җиңү.
Беркайчан да үсештән туктамаска. Баш мие гәүдә кебек үк актив эшләргә тиеш.
Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым. Тормыш дәвам итә, һәм нинди генә булмасын, ул – матур.
Авырлыклар безне сындыру өчен түгел, ә нинди камырдан ясалганыбызны күрсәтү өчен бирелә.
Беркайчан да үзегезне жәлләмәгез. Жәлләү – ул сазлык, ул сезне үзенә суыра һәм алга барырга ирек бирми.
Уңыш – ул сиңа бәхет елмаюы гына түгел, ә авыруга һәм «телим-теләмим»гә карамастан, һәр көнне эшләү нәтиҗәсе.
Хыялың бар икән – аңа таба бар, бара алмыйсың икән – шуыш. Иң мөһиме – бер урында катып калма.
Мин исән калмадым, мин – яшим. Һәм фаҗига булганга кадәр күпкә яктырак яшим.
Мәхәббәт – ул сине нинди булсаң да кабул итү. Аягыма баса алмаган чагымда, хатыным Индираның ышанычы миңа кулларыма басу өчен көч бирде.
Гаилә – ул минем төп Эверестым. Бар эшләгән эшем – кызларым һәм улым әтиләре белән горурлансын өчен.
Таулар көчсезлекне кичерми, әмма алар искиткеч ирек хисе бүләк итә. Тау түбәсендә көнкүреш проблемаларыңның никадәр кечкенә булуын аңлыйсың.
Гәүдәм – минем коралым. Әйе, ул үзгәрде, әмма элеккечә үк миңа бу дөньяны тоярга мөмкинлек бирә. Мин үземне бу яңа халәттә яратырга өйрәндем.
Күпләр мине тимердән ясалган дип уйлый. Әмма еш елыйм. Мин кеше, минем дә хисләрем бар. Үземә бу авыртуны кичерергә вакыт бирәм, ә аннары кулларыма басам да алга барам.
Казармага кереп киткән Рөстәм белән хәзер сезнең алдыгызда торган кеше – ике төрле кеше. Фаҗига минем бар артык нәрсәләремне сыдырып ташлады һәм бары тик иң асылын гына калдырды.
Изгелеккә ышанам, чөнки тормышымның иң караңгы көннәрендә нәкъ менә чит, таныш булмаган кешеләр үз догалары һәм ярдәмнәре белән мине тартып чыгардылар. Бу миңа дөньяга карата зур ышаныч кредиты бирде, һәм мин хәзер аны кире кайтарырга тырышам.
Чыганак: https://syuyumbike.ru
Нет комментариев