Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Казанда эт хатын-кызга ташланып, аның йөзен бик нык җәрәхәтләгән. KazanFirst мәгълүматларына караганда, вакыйга Мамадыш трактында булган.
Басма мәгълүматлары буенча, хатын-кыз күршесенә кунакка килгән. Шул вакытта эт аңа ташланган һәм каты тешләгән. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
Казан шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә KazanFirst басмасына хәбәр итүләренчә, Совет районындагы фатирларның берсендә хатын-кызның эт һөҗүме нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алуы турында «Гвардейский» полиция бүлегенә хәбәр килгән.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип белдергәннәр ведомствода.
Нет комментариев