Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
19 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Татарстанда помидор һәм тавык йомыркалары сизелерлек кыйммәтләнде.
Аерым алганда, республикада помидорлар 4,84 процентка кыйммәтләнде, килограммы 149,96 сумнан 157,17 сумга кадәр артты. Дистә йомырка 2,24 процентка кыйммәтләнде – 89,19 сумнан 91,26 сумга кадәр.
Помидордан тыш, яшелчәләр арасында бәрәңге бәясе аеруча нык арткан – бер килограммы өчен 1,52 процентка, 41,86 дан 42,49 сумга кадәр, һәм башаклы суган – 1,51 процентка, бер килограммы өчен 44,27 дән 44,96 сумга кадәр. Чөгендер 0,34 процентка кыйммәтләнде – килограммы өчен 34,55 сумнан 34,68 сумга кадәр.
Кыяр 0,99 процентка арзанайды – аларның бәясе килограммы өчен 98,74 сумнан 97,85 сумга кадәр төште.
Югарыда телгә алынган продуктлардан тыш, 1 проценттан артыкка (1,67%) көнбагыш мае гына арзанайган (литр өчен 143,40 тан 141,02 сумга кадәр).
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев