Атна уртасында коры һәм җылы һава торышы урнашачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Атна уртасында коры һәм җылы һава торышы урнашачак

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

Татарстанда агымдагы атна уртасына җылы һәм коры һава торышы урнашачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 5 июльдә, бүген, республика территориясендә акрынлап явым-төшем туктала. Бу төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында була.

6 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Температура төнлә 10..15 градус җылы, көндез 22…7 градус җылы була.

7 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы дәвам итә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура 10..15 градус җылы, көндез 23..28 градус җылы була. 

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев