Бакчада көзен ниләр эшләргә? Беренче киңәш...
Бакчада бәрәңге һәм башка төр күпчелек яшелчәләр җыеп алынып бетсә дә, кышка кергәнче әле анда башкарасы эш җитәрлек. Киләсе елга да мул уңыш алу өчен, бакчачыларга иртә яздагы кебек көзен дә шактый тырышырыга кирәк: сарымсак утыртасы, чәчәкләрне кышка каплап калдырасы, теплицаны чистартасы һәм тагын бик күп эш башкарасы бар. Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова безгә шулар турында сөйләштек.
Кишер чәчәбез
– Эльмира, күп кенә бакчачылар кишерне дә көздән чәчеп калдыра. Аның билгеле бер сортларын гына утыртырга ярыймы һәм аны кайчан чәчәсе?
– Кишер орлыгын сатып алганда, кабына игътибар белән карагыз, анда көздән чәчәргә ярый дигән билге торырга тиеш. Иртә өлгерешле сортлары да була. Аларны июньдә үк ашый аласыз. Урта өлгерешлесеннән салатлар ясарга яки угычта уып, суыткычка кышка туңдырып куярга мөмкин. Аларны кышка базда саклап булмый. Ә менә “Королева осени” дигән сорт – иң отышлысы. Беренчедән, суыкка чыдам, икенчедән җитешү вакыты да 130 көн. Көздән утыртсагыз да, кышка сакларга әйбәт.
Кишер утыртасы түтәлне алдан әзерләп куегыз. Ел саен урынын алмаштырырга кирәк. Быел утыртып уңыш алган түтәлгә 3-4 елдан соң гына әйләнеп кайтырга кирәк. Кишерне суган, сарымсак, бәрәңге, помидор, кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә үскән урынга утыртсаң яхшы. Түтәленә черемә, көл салып, казып әзерләп куегыз. Чүпләрдән арындырыгыз. Әзер түтәлне пленка белән каплап куегыз. Орлык өстенә сибәсе балчыкны җир коры вакытта алып калыгыз. Ул җылыда торырга тиеш. Һава температурасы -2 градуска төшкәч, орлыкны чәчәргә дә була. Куе итеп чәчегез, чөнки ничек тишеләсен белеп булмый. Чәчкәч, орлык өстенә җылыда торган балчыгыгызны сибеп чыгасыз. Җирен бераз тыгызлап куясыз һәм өстенә чыршы ботаклары ябасыз.
– Суганны да шулай утыртасымы?
– Суган утыртыласы түтәлне, кишергә әзерләгән кебек, черемә кертеп әзерләп куясы. Утыртыр алдыннан түтәлгә көл сибегез. Температура бер атна дәвамында +5-+7 градус тора икән, утыртырга була. Орлыкның өстенә сипкән балчыгын кишернеке төсле тыгызлап куясы түгел. Утыртканнан соң, өстенә шулай ук салам яки чыршы, нарат ботаклары каплагыз. Бу кар төшмичә суыклар торганда өшемәсен өчен эшләнә. Кыякка утыртасы суганнарыгызны да шул вакытта утыртырга кирәк.
– Сарымсак утырту турында да сөйлә әле.
– Сарымсак утыртасы түтәл 1-1,5 ай алдан әзерләнергә тиеш. Бер квадрат метр җиргә 1 чиләк черемә, 1 чәй кашыгы суперфосфат һәм 1 чәй кашыгы калий сульфаты кертергә кирәк. Немотода булмасын өчен, 2 стакан акбур кулланыгыз. Шулай ук төрле чирләр, гөмбәчекләр белән чирләмәсен дисәгез, 10 литр суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы кушып сибәсе була. Әзер түтәлне сарымсак утыртканчыга кадәр гел йомшартып торырга онытмагыз.
“Кишерне юып саклыйм”
– Эльмира, син кишерне кышка юып пакетларда саклыйсың икән? Алар шиңмиме?
– Кишерләрне яхшылап юам, баш-башларын кисәм һәм киптереп, аз-азлап кына пакетларга тутырам. Пакетнын һавасын чыгарып төйнәп куям. Бераз парланса да берни булмый. Биш ел рәттән шулай саклыйм инде. Чөгендерне дә шулай саклыйм, әмма аны юмыйм. Сабагын кисәм дә, балчыгыннан арындырам һәм киптереп тутырып куям. Пакетларны тартмага тутырып, идән астына төшереп куям.
– Чәчәкләрне кышка әзерләп калдыру турында да ишетәсебез килә.
– Флокслар турында күп сораулар бирәләр. Сентябрьнең унысыннан октябрьнең егермесенә кадәр флоксларны кисәргә кирәк. Иртә чәчәк ата торганнарын сентябрьнең егермесенә, ә соң чәчәк ата торганнарын октябрьнең бересеннән егермесенә кадәр кисәсе була. Әйләнә-тирәсен “Фитоспорин-М” (5 гр порошокны 10 литр суга кушасыз, 1-2 сәгать тотасыз һәм сибәсез) яки “Фундазол” (10 литр суга 10 гр порошок) белән эшкәртегез. Бу агулы препарат, шуңа да перчатка һәм респиратор киеп эшләгез. Боларны сибеп ике атна үткәч, төпләренә суперфосфат (бер төпкә 2 аш кашыгы), көл (бер төпкә 1 стакан) сибәргә. “Двойной суперфосфат” дигәнне аласыз икән, монысын 1 аш кашыгы гына сибәргә кирәк. Флоксларыгыз дүрт елдан артык үссә, төпләренә черемә, тирес салыгыз. Бу ашлама да була, тамырлары өшемәс өчен дә яхшы. Чөнки флоксларның тамырлары елдан-ел арта һәм алар аска таба китми, ә киресенчә өске катламда була.
Эре яфраклы гортензияләрне кышка төбен дә, өстен дә капларга кирәк. Алар суыкка чыдамсыз һәм бу сортларның киләсе елга атачак чәчәк бөреләре быел ук салынып куела. Ә менә агачсыман һәм чуклы (метельчатый) сортларының тамырлары өшемәсен өчен 8-15 см биеклектә итеп, әйләнә-тирәсенә ярты метр тирәсе киңлектә тирес, черемә, торф яки нарат, чыршы ылыслары салырга кирәк. Боларын капламасаң да була.
Көннәр яхшы вакытта лалә утыртасы түтәлләрегезне әзерләп куегыз. Бер көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. 15 сентябрьдән соң утырта башларга да була. Утыртыр алдыннан суганнарын алсу төстәге марганцовкалы суда 15-20 минут тотыгыз. 10 см тирәнлектә утыртыгыз.
Туяларны кышка ничек әзерләргә, дип тә сорыйлар. Яшь туяларның төбенә 10-20 см тирәсе биеклектә яфрак, черемә, агач чүбе ише әйберләр салырга һәм капларга кирәк. 4-5 еллыкларның төбен каплау мәҗбүри түгел, сулый торган материал белән урагыз яки кибеттән махсус кидертеп куя торган капчыклар сатып алыгыз. Туялар -35 градуска кадәр чыдам. Тамырларына бернәрсә булмаска мөмкин. Ә менә сулый торган әйбер белән урап, каплап куймасаң, кышкы әче җилдән, язгы кояш нурларыннан туяга зыян киләчәк.
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев