Татарстанга декабрь башында  -15 градуска кадәр салкыннар киләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанга декабрь башында -15 градуска кадәр салкыннар киләчәк

Җылыну көтелми.

Татарстанда бу атнада климатик кыш килә. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Башта уртача температура булырга мөмкин, ә аннары, карыйсың, декабрь башында да – 10-15 градуслы салкыннар», - диде Шувалов.

Синоптик ассызыклаганча, якындагы җиде-ун көндә җылыну көтелми, ә атна ахырында салкынаю кышкы һава торышы башланачак.

 


Нет комментариев