ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда яшәүче Яңа елга ике тонна чәкчәк әзерләргә планлаштыра

Бер тоннасы әзер.

Яр Чаллыда яшәүче Мәдинә Мөхәммәтҗанова үзенең иптәшләре – командасы белән Яңа елга ике тонна чәкчәк әзерләп, рекорд куярга планлаштыра. Хәзерге вакытта әзерләнгән татлы ризыкның гомуми авырлыгы 1 тонна 822 килограмм тәшкил итә. Максатка кадәр 178 килограмм калды, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Командада сигез кеше эшли, алар арасында Мәдинәнең кызы Алсу һәм аның тугыз яшьлек оныгы Бәхтияр дә бар. Чәкчәк әзерләүгә шулай ук Софья Хәмзина, Ольга Горбунова, Любовь Черепанова, Марзия Саргужина, Фәүзия Саттарова һәм Әлфира Бедова да кушылды. Әзер милли татлы ризыкны хәрбиләргә СВО зонасына җибәрәләр.

Әзерләү өчен ризыкларны җирле эшмәкәрләр сатып алырга ярдәм иткән: алар 20 килограмм он, 9 килограмм бал һәм 10 литр көнбагыш мае тапшырган. Тагын бер иганәче чәкчәк өчен ризыкларга һәм контейнерларга 15 мең сум акча биргән.

 

Татар-информ


Нет комментариев