Лениногорскида  трамплиннар комплексын реконструкцияләү 70 процентка әзер
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида трамплиннар комплексын реконструкцияләү 70 процентка әзер

Спорт үсеше өчен эшләр башкарыла.

Лениногорскиның Олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә торган спорт комплексында 29 метрлы трамплинны капиталь яңарту бара: анда иске күтәргечне сүтеп алганнар, баскычлар куялар, яктырткычлар  һәм киртәләрне монтажлыйлар, шулай ук ратрак — тау битләрен һәм трассаларны әзерли торган чылбырлы машина өчен гараж төзиләр.

Яшь спортчылар өчен параллель рәвештә 5 һәм 10 метрлы ике өстәмә трамплин төзелеше дә бара.

Барлык өч объектта да нигезләр һәм металл конструкцияләр әзер, җиргә төшү һәм шуып китү зоналары җиһазландырылган, инженер челтәрләр үткәрелгән һәм яктырткычлар  урнаштырылган.

 

Чыганак: https://minstroy.tatarstan.ru/

 

 


Нет комментариев