Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яуган карның эриячәкме-юкмы икәнен әйткәннәр

“Карның җиргә яту вакыты җитте инде. Бездә аның нормасы – 17-18 ноябрь. Быел исә 3 көнгә соңарды: кар катламы 20-21 ноябрьдә барлыкка килде”, – ди КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев.

Моннан тыш метеоролог билгеләп үткәнчә, киләсе дүшәмбедә Татарстанда җылытачак – чираттагы циклонның бер чите республикага кагылып узачак. Әмма кар инде барыбер эремәячәк.

“Көньяктан һава агымы үтеп керәчәк. Шуңа күрә температура 0 яки аннан югары булачак. Әмма бу хәл кар эрүгә китермәячәк, чөнки нибары 2 көн генә җылы булачак”, – дип аңлатып үткән Әүһәдиев.

"В.Т."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев