Карагайдан Минсрур әбигә - 90 яшь
Карагай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Минсрур Фатыйх кызы Хәйретдинова 90 яшен билгеләп үтте.
Михнәтле елларның башыннан ахырына кадәр хезмәт итеп, юклык белән көрәшеп, тормышны яратып яшәгән Минсрур апа “Дөньялар тыныч булсын, балалар, оныклар кайгы күрмичә, шатлык-бәхеттә яшәсеннәр”, дип тели.
Минсрур апаны олы юбилее белән котларга Урдалы авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм депутат килде, дип хәбәр итә Карагай мәдәният йортыннан Екатерина Әхмәтова. Россия Президенты В. Путинның котлау хатын тапшырдылар һәм бүләкләр бирделәр.
Язма герое 1930 елда Туры елга авылында туа. Анда 12 генә хуҗалык булган. 1934 ел тирәсендә Карагайга күчкәннәр. Бөек Ватан сугышы башланган көнне барысы да Урдалы авылында Сабантуйда бәйрәм итә торган булганнар. Әтисен Фатыйх абзыйны сугышка алалар. Минсрур – гаиләдә өлкән бала була, шунлыктан бик иртә колхоз эшенә керешә. Аннан алар яшүсмерләр белән берлектә Чирмешән районы Лашман авыл хуҗалыгында паровозлар өчен утын әзерләгәннәр. Аннан кайткач, фермада эшлиләр. Шулай итеп, яшүсмер чаклар авыр эштә уза.
1957 елда Инсаф Кыям улы белән гаилә корып җибәрәләр. Өч бала: Рәис, Минзилә, Мөзәянәне тәрбияләп үстерәләр. Ире дә озак еллар колхоз эшендә була.
Кызгаыч, улы Рәис вафат. Хәзерге вакытта Минсрур апаның ике кызы исән-сау, үзе Минзилә тәрбиясендә Карагайда яши. Мөзәянә Чаллыда яшиләр, бик еш әниләре янына кайтып йөриләр. Минсрур апа тыныч тормышта, якыннарының хөрмәтен тоеп яши.Шулай була күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев