Кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала
56 яшьтә үк ялга чыга ала.
Күп балалы әниләр, Ерак Төньяк һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗади һөнәр ияләре пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия, дип хәбәр иттеләр РИА Новостига Россия Социаль фондында.
Ведомствода аңлатуларынча, өч бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыга ала. Әгәр хатын-кызның дүрт баласы булса, ул 56 яшьтә үк ялга чыга ала. Биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләр 50 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия. Ерак Төньякта яшәүчеләр иминият пенсиясен биш елга иртәрәк рәсмиләштерә ала. Моның өчен кешенең кимендә 15 ел рәсми стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш.
Педагоглар, медицина тармагында һәм иҗади өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр дә пенсиягә иртәрәк — кирәкле стажы җыелганнан соң биш ел узгач чыга ала. Укытучыларга 25 ел, табибларга яшәү урынына карап 25 яки 30 ел эшләргә кирәк. 2026 елда гомуми кагыйдәләр нигезендә хатын-кызлар 59 яшьтә, ир-атлар 64 яшьтә пенсиягә чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев