Кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк

Шөгер авылының интернет социаль челтәрдә чүп пакетлары тоткан малай фотосы чыкты.

Ул Тимур Самойлов дигән малай. Шөгердәге балалар паркы территориясеннән ике зур пакет чүп-чар җыйган.

Әлеге постка бик күп лайклар куйганнар. "Молодец Тимур", "Әти-әнисе дөрес тәрбия биргән" дип язучылар да бар.

Чыннан да, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник, җәмәгать. Парк территориясен дә чүпләмик инде, нинди матур парк.

Балаларга да чүпләмәскә икәнен кат-кат әйтеп, аңлатып торырга кирәк.


Нет комментариев