Хәзер коронавирус белән зарарлану симптомнары үзгәргән, башка төрле
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзер коронавирус белән зарарлану симптомнары үзгәргән, башка төрле

 Мутация аркасында коронавирус вируслы сезонлы йогышлы авыру билгеләрен ала башлады.

Хәзер аның төп симптомнары - томау, тамак авырту, эчәклек эшчәнлеге бозылу, ә менә ис сизүне югалту икенче планда кала, дип белдерде РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков.

«Вирус шул рәвешле вируслы сезонлы инфекция билгеләрен күрсәтә башлады», - диде Тимаков.

Тимаков сүзләренчә, ковидны гадәти салкын тиюдән аеру бик катлаулы, еш кына кешеләр үзләренең коронавирус белән авыруын белми дә һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итми. 

 

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев