Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Компенсация алу өчен белешмәләрне яңарту вакыты җитте

Балалар бакчасы өчен түләүне арттырганга ярты ел вакыт узып та киткән. Димәк, өстәмә компенсация рәвешендә бер өлешен кабат кайтару өчен белешмәләрне яңарту вакыты да җиткән. Эштәге ата-ананың вакытын сарыф итмәү, чиратларда басып тормасын өчен халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасына үзләре барып тиешле документларны кабул итә. Мондый "мобиль офис"лар...

Балалар бакчасы өчен түләүне арттырганга ярты ел вакыт узып та киткән. Димәк, өстәмә компенсация рәвешендә бер өлешен кабат кайтару өчен белешмәләрне яңарту вакыты да җиткән.
Эштәге ата-ананың вакытын сарыф итмәү, чиратларда басып тормасын өчен халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасына үзләре барып тиешле документларны кабул итә. Мондый "мобиль офис"лар үз эшен башлап җибәргән инде. Икешәр белгеч көн дә диярлек май аенда ук расланган, ата-аналар танышкан график буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бара. 14, 5 нче кебек балалар саны күп булган бакчаларда "мобиль офис" 3-4 көн дәвамында эшли. Уңайлык өчен вакыты да кичке якта - сәгать 16.00 дән 19.00 га кадәр билгеләнгән. Июль-август айларында белгечләр 30 балалар бакчасында булырга планлаштырылар. Ә инде балалар саны егермегә җитмәгән бакчаларда тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары документларны социаль яклау бүлегенә - Горький урамы, 21 нче йорт адресы буенча үзләре, яисә бөтенесенекен бергә җыеп мөдир тапшыра ала.
Бакчага белгеч килгән көнне белешмәләрне, ниндидер сәбәпләр белән, тапшыра алмаганнарга борчылырга кирәкми, диләр. График буенча билгеләнгән айда, соңга калмыйча, халыкны социаль яклау бүлегенә барырга кирәк. Мисал өчен, белгечләр сезнең балагыз йөргән бакчага июльдә була икән, димәк шул айда, үзегезгә барырга. Икенче айда килүчеләрне дә, билгеле, кире бормаячаклар, бары тик компенсация түләү вакыты бер айга соңарачак.
Әгәр дә моңа кадәр өстәмә компенсация алсагыз, шәхси документларда үзгәрешләр булмаган очракта, теркәүне яңарту өчен соңгы өч ай өчен эш хакыгыз турында белешмә генә кирәк булачак. Әти-әни бер сәбәпсез бер кайда да эшләмәгән яисә рәсми эш урыны булмаган очракта дәүләт ярдәменә өметләнәсе юк.
Исегезгә төшерәбез: өстәмә компенсация гаиләдә җан башына булган керем 20 мең сумнан артмаган очракта түләнә. Аны алу өчен район һәм шәһәрдә якынча 1 мең 700 кеше дәгъва итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компенсация