Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корыган үләннәргә капкан утны сүндергәндә лениногорскилының тәне пешкән

Район авылларының берсендә 160 квадрат метр мәйданга ут капкан.


 Ир кеше бензокискеч белән эшләгәндә, очкын үләнгә чәчрәп киткән һәм коры үләнгә ут капкан. 

Ул утны үзе сүндерергә тырышып караган. Әмма аның бармаклары һәм балтырлары пешкән.  Янгынны сүндерергә маташканда  66 яшьлек ир кеше 2 нче дәрәҗә пешү алган,  15 процент тәне уттан зыян күргән.

Аны Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Коры үсентеләргә ут кабуның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, дип фаразлыйлар янгын сүндерүчеләр.  Утның башка җирләргә таралу куркынычы булмаган һәм ул матди зыян салмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев