Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Кибеттә макарон төргәге ертылды. Нишләргә?

Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер ханым мөрәҗәгать итә.

Ул кибеткә азык-төлек сатып алырга дип килә, товарлар белән бергә төргәктә макарон да ала.

Кассада түләгәннән соң, кәрзиннән товарларны бушатканда, макарон төргәге ертылып китә, макароннар да коела. Бу очракта нишләргә?

Дәүләт органы белгечләре моңа аңлатма бирә. Әгәр сатып алучы товар өчен түләгән икән, аның өчен кулланучы буларак җаваплы ул, чөнки товар инде аның милкендә. Товарны түләү вакытына кадәр бозу куркынычы булганда, җаваплылык әле кибет җаваплылыгында була.

Әмма бу очракта хәлнең ничек килеп чыгуы мөһим:  бу  йә очраклылык, йә юри эшләнелгән. Әгәр товар сыйфатсыз төргәкләнгән икән, һәм ул кулда ертылган булса, кулланучы товарны алмаштыруны сорарга хокуклы.

 

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев