Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

Коръән – Исламның төп чыганагы. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең сүзедер.

 

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә Рамазан аенда хатын-кызлар арасында  Коръәннең 29нчы җүзен уку бәйгесе узды. Җүз - Коръән текстының 1/30 өлеше.

Анда Коръән укырга дип, 20дән артык хатын-кыз килде. Араларында “Ихлас” мәчетенә укырга йөрүчеләр, шулай ук авыл мәчетләрендә укуларда булган апалар бар иде. Яшьрәк яктагы мөселман хатын-кызлары булуы да сөенечле күренеш.

Әлеге бәйгене “Мөслимә” оешмасы белән Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. “Мөслимә” оешмасының җитәкчесе Ләйлә ханым әйтүенчә, Рамазан ае – Коръән ае.

“Бу бәйге Рамазан аенда икенче тапкыр үткәрелә. Без Рамазан аенда төрле чаралар үткәрәбез, ифтарларга багышланган чаралар яки шигырьләр бәйгесе дә булды. Быел менә шундый Коръән уку буенча бәйге оештырырга уйладык. Төп максатыбыз – изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә йортында Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен бергәләшеп укып, аятьләрне укыганда булган кимчелекләрне бетерү, мөселман ханымнары белән бергә араларны тагын да якынайту”, - ди Ләйлә ханым.

Ни өчен 29нчы җүзне алырга булганнар. “Коръәннең һәрбер аяте мөһим, кирәкле. Беренче һәм 30нчы җүзләрне күбрәк укыйлар. 29нчы җүздә бераз сүлпәнлек булмасын өчен, аңа игътибар бирергә булдык”, - ди Ләйлә ханым.

Лениногорскидагы “Мөслимә” клубы  актив эшли.  Быел әлеге клуб оешканга ун ел була. Алар Татарстан Мөслимәләр берлеге белән дә тыгыз хезмәттәшлектә.
Чарага килгән ханымнар, апаларның укуларын  жюрида утыручы Гүзәл, Әйша, Әлфия ханымнар бәяләп барды. 

Ахырдан барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, зәм-зәм сулары һәм дога китаплары тапшырылды.

Беренче 3 урынга зур Коръән тәфсирләре  бүләккә бирелде.

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев