Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шахматчысы республика финал уеннарында катнашу мөмкинлеге алды

Шушы көннәрдә шәһәребез шахматчылары Баулыда һәвәскәрләр лигасының финал турнирында катнаштылар. Әлеге ярышларда күрсәткән нәтиҗәләре буенча, Лениногорск шахматчысына республика финал уеннарында катнашу мөмкинлеге яулап алды.


Һәвәскәрләр Лигасы  республика күләмендә уза торган Рапид Гран При һәм Лига Блиц ярышларының финал турнирына, Татарстанның көньяк –көнчыгышыннан иң оста шахматчыларны сайлап алу мөмкинлеге бирде.

Һәвәскәрләр Лигасы җиде турнирдан торды. Ул Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә үтте. Җиде турнир нәтиҗәләре буенча Лениногорск шхматчысы – ФИДЕ мастеры  Владимир Шуваткин,  иң оста дүрт шахматчы арасына керде.
13-14 нче май көннәрендә Казанда булачак Рапид Гран При һәм Лига Блиц турнирларының финал ярышларында ул республиканың иң оста шахматчылары белән уйнаячак.

“ Мин мәктәпнең 4 нче сыйныфында укыганда шахмат уены белән шөгыльләнә башладым. Гомуми шахмат стажым 45 елдан да артып китте. Гран При һәм Блиц Лига уеннарында элеккеге елларда берничә тапкыр катнашканым бар. Бу ярышлар ел саен уза торган бәйге. Республиканың көньяк-көнчыгышы Һәвәскәрәр Лигасы турнирында уйнаган шахматчылардан иң оста дип аталган дүрт уенчы шул ярышларда көч сынашуын дәвам итә. Безнең Лениногорскида  өметле яшь шахматчылар байтак.  Бүгенге көндә шәһәрнең иң көчле шахматчысы дип Матвей Николаевны атар идем.  Һәвәскәрләр Лигасының иң осталар дүртлегенә керергә аңа чак кына җитешмәде. Матвей – 9 нчы сыйныф укучысы. Алда булачак бәйгеләрдә әле яхшы уен нәтиҗәләре күрсәтер дип ышанам”,- ди Владимир Шуваткин.

фото: шахмат мәктәбеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев