Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида абыйсының фатирында бертуганы янгынны сүндерә, абыйсын үле килеш таба

21 ноябрь көнне 112 бердәм коткару телефонына Лениногорскилы хатын-кыздан шалтырату килә.

 

Хатын-кыз шәһәрнең Чайковский урамында, 20нче йортта янгын булуы, янгынны үзе сүндерүе турында хәбәр итә. Тик абыйсы янгында һәлак булган.

Янгын урынына килгән коткаручылар биш катлы йортның соңгы катындагы фатирда, зал бүлмәсендә янгын чыгуын ачыклыйлар. Диван  һәм 3 кв.метрда идән янган. Янгында 51 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Янгын сүндерүчеләр фаразы буенча, тәмәке тартканда саксызлык эш итү аркасында  янгын килеп чыккан.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев