Бүген Лениногорскида Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Яшьләр үзәген карады.
Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшьләр үзәге Лениногорскида, Кошевой урамы, 28нче йортта урнашкан. Әлеге үзәк республика программасы нигезендә ремонтланды. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та килгән иде, ул билгеләп үткәнчә, яшьләр үзәкләренең матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы Татарстанда 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов катнашында Лениногорск районы башкарма комитеты һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИT-парк» технопарк арасында яшьләр өчен «ИТ-парк» филиалының яшьләр үзәген ачу турында килешү имзаланды. Бу нәтиҗәле IТ-эшләнмәләр һәм стартап-проектлар өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак 60 беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыруда катнашты. Үзенең чыгышында ул республикада балалы гаиләләргә ярдәм һәм үсеп килүче буынга игътибар өстенлекле булып торуын әйтте.
Яшьләр үзәгенең гомуми мәйданы - 1531 кв. метр, капиталь ремонт бәясе 143,2 млн сум тәшкил иткән. Монда 19 юнәлеш буенча мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. 30 урынлы кече универсаль зал, репетиция, тавыш яздыру бүлмәсе, бию залы, тренажер залы, коворкинг/лектория, кафетерий, уен зонасы, киберспорт залы бар. Бинаның икенче катында ачык остаханә, яшьләр арт-резиденциясе, сөйләшүләр бүлмәсе, 54 урынлы зур күп функцияле зал, театр студиясе, грим һәм конференц-зал урнашкан.
Нет комментариев