Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кеше хокуклары мәсьәләсе турында район Советы сессиясендә фикер алыштылар

Әлеге сорау белән Лениногорскида кеше хокуклары буенча уполномоченный Людмила Наумова чыгыш ясады.


Аның әйтүенчә, узган – 2022 елда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның кабул итү бүлмәсенә 44 гариза һәм мөрәҗәгать кергән. “Халык контроле” системасына 1 мең 690 хәбәр керде, бу 2021 ел белән чагыштырганда 345кә кимрәк, хәл ителгән хәбәрләр 79,3 процент тәшкил итте”, - ди ул.

Гаризалар төрле сораулар буенча: төзекләндерү, инфраструктура, юллар ремонтлау, парклар-скверлар, җәмәгать транспорты, хастаханәләр юнәлеше буенча булган.

Людмила Тимофеева «Халык контроле» системасына килгән шикаятьләрне үзе карап, алар турында хәбәр итте, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар аша килгән хәбәрләргә тикшерү үткәрелгәнен әйтте. Иң еш очрый торган мәсьәләләр элеккечә, гражданнарның торак хокукларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен тәшкил итә, шулай ук халыкны социаль тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре кызыксындыра.

“Узган ел геомәгълүмат системасына «Өлешчә мобилизация» юнәлеше кертелде, ул 10 төрле категорияне үз эченә ала. Шушы юнәлештәге хәбәрләр 24 сәгать дәвамында карала. Җаваплы башкаручыларга системага кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча бергәләп эшләгәннәре өчен рәхмәт”, - ди Людмила Тимофеевна.

“Алдагы еллардагы кебек үк, эш дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарылды. Уртак эшнең мөһим нәтиҗәсе булып тормыш эшчәнлегенең мөһим өлкәләрендә кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә һәм яклауга юнәлдерелгән чаралар күрелде”, - диде үз чыгышында Людмила Наумова.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8763699.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев