Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Татарстан Рәисе катнашында Боз сарае ачылды

Лениногорскида бүген Боз сараен ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лениногорск республиканың спортка күп игътибар бирелә торган шәһәрләре рәтенә керә.

«Шәһәр чаңгыда трамплиннан сикерү һәм узышу буенча спорт мәктәбе укучылары, «Нефтяник» хоккей командасы белән билгеле», - диде Татарстан Рәисе.

Яңа спорт объекты Лениногорск халкына Татарстанда нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкин ятмасы ачылуга 75 ел тулуга бүләк булды.

«Нефтяник» ясалма бозлы ябык шугалакны үз эченә ала, анда хоккей һәм фигуралы шуу буенча дәресләр узачак. Ярышлардан буш вакытта ул ирекле күмәкләшеп шуу өчен кулланылачак.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев