Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы мошенникларга 594 мең сум күчергән

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 1976 елгы ир-ат мөрәҗәгать итә һәм үзенең мошенниклар «кармагына» эләгүен әйтә.

Ир-ат эшнең ничек булганын Эчке эшләр бүлегенә гариза языр өчен килгәч сөйләп бирә. Аның телефонына билгесез номердан шалтыраталар. Трубканың икенче ягында үзен кәрәзле элемтә белгече дип таныштырган кыз ир-атның сим-карта килешүенең гамәлдә булу вакыты бетүен һәм элемтәне өзәргә мәҗбүр булуларын хәбәр иткән. Шуннан соң, ир-атның иске паспорт мәгълүматларын әйткән. Ир-ат яңа паспорт мәгълүматларын әйтеп биргән. 

Алга таба, мошенниклар үзләренең җайга салынган схемасы буенча ир-атны алдый башлый. Шалтыраталар, Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетына мошенниклар керүе һәм кредит рәсмиләштерү өчен ышаныч кәгазе барлыгы, барлык счетлардан файдалануга боерык булуы турында хәбәр итәләр. Барлык банкларга кредит рәсмиләштерүгә заявкалар җибәрелгән, ә заявкаларны гамәлдән чыгару һәм куркынычсыз счетка күчерү өчен банк вәкиле күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Мошенниклар күрсәтмәсе буенча ир-ат барлык гамәлләрне дә башкарган. 594 мең сум акчасыннан коры калган. Счетыннан акчалары югалганнан соң гына ир-ат мошенникларның тозагына эләккәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев