Лениногорскиның «Логос » үзәге волонтерлары шәһәр халкына СПИДның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде
Лениногорскиның «Логос» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге активистлары ВИЧ һәм СПИД авырулары турында мәгълүмат язылган буклетлар таратты.
Шәһәрнең урамнарында активистлар 14-19 яшьлек егет-кызларга үлемгә китерүче авыруларны профилактикалау турында буклетлар һәм мәгълүмати брошюралар бирде.
Активистлар кызыксынучыларга ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Фото: Диләрә Мортазина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев