Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 29нчы балалар бакчасы нәниләре Сугышчан дан музеенда булдылар

Лениногорскиның 29нчы балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалалары тәрбиячеләре Татьяна Ильясова белән Сугышчан дан музеенда булдылар.

Балалар Сугыш елларында кулланылган каска, граната, фляжка, пушка гильзалары, автоматлар, сугыш һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның шәхси әйберләрен күргәннәр. 

Шулай ук, фото, документлар, биографияләр, хатлар, китаплар белән стендлар да күрсәтелгән.
Балалар «Хәтер дивары» (“Стена Памяти”) янында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнар.

Тәрбиячеләре Татьяна Ильясова әйтүенчә, үз илең өчен патриотизм, горурлык хисләре тәрбияләү, өлкән буынга, солдатларга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш.  Алар турында без онытмаска тиеш!, дигән.

29 нчы балалар бакчасы мөдире Светлана Корытко да балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып баралары турында искәрткән.

Фото Татьяна Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев