Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли проектлар үтәлеше Россиядә яшәүче һәркемгә кагылырга тиеш

Россиянең миллли проектлары ,бу төшенчә артында нәрсәләр тора? ”Милли приоритетлар” милли берләшмәсе шуңа к кагылышлы “Бу билге артында нәрсәләр тора” дигән реклама кампаниясен башлап җибәрде.

Әлеге кампаниядә милли проектлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән инфраструктуралар, реаль объектлар, алар өстендә эшләгән кешеләр үзләре күрсәтелә. Күпләр милли проектларны киләчәктә эшләнәчәк планнар, идеяләр дип кенә күзаллый. “Бу билге артында нәрсәләр тора” реклама кампаниясенең максаты, аның Россиянең һәр кешесенә кагылышлы булуын һәм ул тудырган мөмкинлекләрдән һәркем файдалана алуын күрсәтү.” Реклама кампаниясендә күрсәтелгән объектларның кайберләре ул –Воронеж өлкәсендәге Ямсое авылындагы заманча корылган мәктәп, Ярорславль өлкәсенең Ростов шәһәрендә  спорт-сәламәтләндерү үзәге,   Карачаево-Черкесиядә Россия фәннәр академиясенең астрофизика обсерваториясе һәм башкалар. Рекламаларда һөнәри актерлар бик сирәк очракта гына катнаша, күпчелек геройлар үзләре үк милли проек эшендә катнашучылар,- ди “Милли приоритетлар” берләшмәсе генераль директоры София Маливина,-рекламының максаты шундый- реаль геройларны күрсәтү,  аларның чын биографияләрен, эшләре турында сөйләү, сыйфатлы, бернинди уйдырмасыз документаль фильмнар төшерү һәм күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев