Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 20 мең сумлык түләү киләсе атнада бирелә башлый

Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның балигъ булмаган балаларына 20 мең сумлык түләү киләсе атна башында бирелә башлый.

Бу хакта Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бу гаиләләрне барлау процессы автоматлаштырылмаган. Оператив рәвештә эшләү өчен, бу атнада һәр гаиләне йөреп чыгабыз. Гаиләләргә документлар пакетын: белдерү кәгазе (уведомление) һәм гариза бланкы тапшырабыз. Районнарда гаризаларны тутыру буенча эш тәмамланды, Казан һәм Чаллы гына калды. Бу атнада гаиләләрдән мәгълүматны җыеп бетерәчәкбез. Киләсе атна башында беренче түләүләр булачак», – дип сөйләде министр. 

Аның сүзләренчә, гаризада мобилизацияләнгән ир-атның үзенең һәм баласының исеме, гаилә әгъзасының банктагы счет номеры күрсәтелә. Гаризаны баланың туу таныклыгы белән Республика матди ярдәм үзәгенә тапшырырга кирәк.

«Белешмә кәгазендә эш графигы һәм һәм һәр хатын-кыз өчен кабул итү вакыты күрсәтелә. Баласы булган һәр гаилә ул үзәкнең кайда урнашканын белә», – дип сөйләде ул. 

Ул шулай ук гаризада элемтәгә керү өчен телефон номерын яки электрон почтаны күрсәтергә дә киңәш итте. Сораулар туган очракта, белгечләр ул гаилә белән элемтәгә чыгачак. Министр баланың фамилиясен язганда игътибарлы булырга өндәде. 

  • Әлеге ярдәмне алу буенча сораулар туган очракта 8 800 600 0000 номерына мөрәҗәгать итеп була. 

https://tatar-inform.tatar/news/olesca-mobilizaciyalangannarnen-balalaryna-20-men-sumlyk-tulau-kilase-atnada-birela-baslyi-5861593

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев