Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 8 март бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
8 Март-кызлар, әниләр, әбиләр – барлык хатын-кызлар көне. Тормыштагы иң мөһим кыйммәтләр: гаилә учагы җылысы, балалар елмаюы һәм бәхете нәкъ менә сезнең белән бәйле.
Әлеге бәйрәмнең елның иң матур фасылына туры килүе очраклы түгел. Яз көне табигать уяна һәм чәчәк ата, яңа планнар һәм хыяллар барлыкка килә.
Шунысы куанычлы, хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызларның роле даими рәвештә арта бара, бүген тормышта югары үрләргә ирешкән гүзәл затларыбыз бик күп. Лениногорск хатын-кызлары районның икътисадый, сәяси һәм иҗтимагый тормышы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.
Күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәт. Бу-чын батырлык, безнең җәмгыятьтә һәр кеше шундый аналарның хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш.
Өлкән буын хатын-кызларына- ветераннарга, сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, үз тормышларын безнең район, республика, тулаем илебез үсешенә һәм чәчәк атуына багышлаган барлык кешеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Матурлык, рухи сизгерлек, зирәклек һәм сабырлык кебек сыйфатларыгыз, акыллы һәм талантлы балаларыгыз өчен Сезгә рәхмәт әйтәм.
Кайда булсагыз да, яныгызда куаныч һәм шатлык булсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелегездә һәрчак яз булсын.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев