ҖӘМГЫЯТЬ
Россия туристы һәлакәткә очраган самолетка утырырга йоклап калган
Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган.
Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны,...
Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган.
Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны, шул самолетка утырасы булгач, үлде, дип белдек. Ападан хәбәр килгәч, хәтта туганнарга да шалтырата алмадым", - дигән сеңлесе.
Ә Эльвира алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән, отельгә соң гына кайта һәм кайтырга өлгерә алмый. Берничә көн ул Дубайда туроператорлар хисабына яшиячәк.
intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев