Россиядә чит ил паспортларын бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Документны рәсмиләштерү вакыты элеккечә калды: яшәү урыны буенча төбәктә дәүләт хезмәте бер айда, ә башка субъектта — өч ай вакыт эчендә күрсәтелә.
Бүгенге көннән Россиядә чит ил паспортларын бирүнең РФ Эчке эшләр министрлыгының 31 мартта чыккан боерыгы нигезендә билгеләнгән яңа административ регламенты үз көченә керде.
Яңалык нигезендә, теләсә кайсы мөрәҗәгатьтә чиратларны көтү вакыты 15 минуттан (элек алдан язылганда һәм паспорт алганда ул биш һәм ун минуттан артмый иде) артмаска тиеш.
Паспорт бирелгән биналарда гаризалар тутыру үрнәкләре һәм хезмәт күрсәтү өчен документлар исемлеге белән стендлар урнаштырылырга тиеш.
Документны рәсмиләштерү вакыты элеккечә калды: яшәү урыны буенча төбәктә дәүләт хезмәте бер айда, ә башка субъектта — өч ай вакыт эчендә эшләнә.
Элегрәк РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова аңлатканча, чит ил паспортларын бирү тәртибе үзгәрмәгән — документлар элеккеге кебек үк, дипломатик вәкиллекләрдә һәм Россиянең чит илләрдәге илчелек оешмаларында тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев