Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Яшь дипломатлар форумында катнашучыларны сәламләде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII яшь дипломатлары форумы ачылышы алдыннан анда катнашучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум җиденче тапкыр уздырыла. Аның сүзләренчә, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән оештырыла торган чаралар яхшы традициягә һәм KazanForum чарасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Шушы елларда әлеге вакыйгада 37 илнең 200дән артык вәкиле катнашты.

Хәзер Казанда «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы уза, аны Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел, 2022 елда, Казан Ислам дөньясының яшьләр башкаласы булды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә республика өчен аеруча символик булды. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы программасы кысаларында меңләгән делегатның ун зур проекты гамәлгә ашырылды. Шуларның иң зурысы - Глобаль яшьләр саммиты, ул 46 илдән килгән делегатны берләштерде. «Быел без аны кабат уздырырга планлаштырабыз», - дип өстәде ул.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев