Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сессиядә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Мэриядә 45нче район Советы сессиясе үтте.

Сессия эшендә Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Ильнур Гарипов, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин һәм шәһәр, район депутатлары, мактаулы гражданнар, ветераннар катнашты.

Сессиядә төп сорау каралды. Ул да булса, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Әлеге вазифага 3 кандидатура тәкъдим ителде: Гирфанов Марат Нилевич, Минязев Рөстәм Рафаэлевич, Солтанова Резедә Әбелмагдановна. Регламент буенча аларның һәркайсына сүз бирелде.

Марат Гирфанов үз чыгышында Лениногорск районының социаль-икътисадый үсешнең күп юнәлешләре буенча яхшы күрсәткечләргә ия булуын билгеләп үтте. Аерым игътибар бирергә кирәк булган өлкәләрне төгәл билгеләде. Бу – торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, икътисад, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләр.

«Минем өчен Башкарма комитет җитәкчесе роле икътисад, шәһәр һәм авыл мохите, торак-коммуналь хуҗалык, агропромышленность комплексы, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәдәге бурычларны хәл итүдән гыйбарәт»,  - диде ул.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Ильнур Гарипов  Лениногорск муниципаль районының төп һәм мөһим уңышларын билгеләп үтте, Марат Нилевичның эшенә бәя бирде, республика җитәкчелеге исеменнән аның кандидатурасын хуплауны сорады.

Нәтиҗәдә, депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Гирфанов сайланды.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев